Бүген Казан Ратушасында «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Чарага Яр Чаллы делегациясе белән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев барды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Яр Чаллының 22 территориаль иҗтимагый үзидарәсе җиңүчеләр арасында булды.