Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 19:12 , 25.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:12 , 25.5 °C
13.01.2022
0
Поделиться

"Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсының беренче этабында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Конкурста катнашырга теләүчеләргә 17 гыйнвардан 28 гыйнварга кадәр Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт, 416 кабинет адресы буенча шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк (эл. адрес: feo416@mail.ru). Гаризалар 10:00дән 16:00гә кадәр кабул ителә.

Гаризалар әзерләү мәсьәләләре буенча консультацияләр алу өчен районнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Контактлар: Автозавод районы – 54-95-80; Үзәк районы – 47-55-33; Комсомол районы – 71-42-24.