Екатеринбургта көч спорт төрләре буенча «Русская Весна-Х» масштаблы Ачык Европа Кубогы узды. Турнир 1 500гә якын катнашучыны җыйды. Яр Чаллы шәһәренең намусын иң титуллы дүрт спортчыга ышанып тапшырдылар.
Шәһәр командасын «Чаллы» спорт мәктәбенең тренажерлар залыннан спортчы-инвалидлар тәкъдим итте: Николай Бердников, Ришат Фазуллин, Хәтмулла Гыйззәтуллин һәм Августа Беляева. Дүрт спортчы да пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде.
Николай Бердников «экстремаль бицепс» дисциплинасында көндәшләренә бернинди өмет калдырмыйча, беренче урынны яулады. Августа Беляева, Ришат Фазуллин һәм Хәтмулла Гыйззәтуллин "становая тяга"да бик яхшы чыгыш ясадылар, аларның һәрберсе Европа Кубогы җиңүчесе булды һәм команда хәзинәсенә дүрт югары бүләк алып кайтты.