Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 14:00 , 30.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 14:00 , 30.5 °C
03.08.2022
0
Поделиться
Чаллы спортчылары синхрон йөзү ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар

Казанда "Дуслык уеннары" синхрон йөзү буенча халыкара ярышлар узды. Анда Россия, Беларусь, Сербия, Вьетнам, Казахстан, Донецк Халык Республикасы җыелма командалары катнашты. 

Чаллылылар берничә дисциплинада алтын медаль яулады.

Беренче урынны акробатик төркем алды. Чаллы командасы шулай ук шәхси зачет - комбида алтын медаль яулады.

15-18 яшьлек яшүсмерләр арасындагы ярышларда Чаллы спортчылары шулай ук акробатик төркемдә алтын медаль яулап, иң яхшылары булдылар. Ир-атлар техник программасында  Артур Коршунов җиңү яулады.