Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 08:14 , 23.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 08:14 , 23.5 °C
22.11.2021
0
Поделиться

Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 2007 елда туган һәм аннан да яшьрәк категорияләрдә өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышларда 12 команда составында 92 кеше катнашты. Спортчылар Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан җыелган.

Команда беренчелегендә Яр Чаллы икенче урынны алды.

Хатын-кызлар арасында парлы шәхси-команда беренчелегендә «Заря» спорт мәктәбе шәкертләре Горбунова Евгения, Шәяхмәтова Регина һәм Немтырева Кира бронза медаль яуладылар. Алар барысы да Фәрид Муллануров җитәкчелегендә шөгыльләнә.