«Титан» спорт мәктәбе спортчылары Сергей Ардашев һәм Денис Филимонов Россия җыелма командасы составында чаңгы ярышлары буенча Дөнья Кубогының старт этабында катнашачак. Ярышлар 26-28 ноябрьдә Финляндиядә узачак.
Дөнья Кубогының беренче этабы программасында — 10/15 километрга классик стильдә спринтлар һәм шәхси узышлар, шулай ук 10/15 километрга ирекле стильдә узышу.