Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 04:21 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 04:21 , 19.5 °C
22.04.2021
0
Поделиться
Чаллы спортчылары синхрон йөзү буенча Россия чемпионатында медальләр яулады

20-22 апрельдә Казанда Су спорты төрләре сараенда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты узды. Чаллының «Дельфин» олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасының җыелма командасы составында 4 комплект бронза медаль яулады. «Төркем» олимпия дисциплинасында  3 нче урынга Елизавета Захара, Виктория Малышева, Александра Лямасова, Валерия Попова, Аделина Сәгыйтова, Аделя Сәрвәрова, Карина Севрюгина, Диана Хәбибуллина, Олеся Архипова, Анна Гордеева, Галина Лучшева, Алина Тихомирова лаек булдылар. «Дуэт» олимпия дисциплинасында 3 нче урынны Аделина Сәгыйтова белән Валерия Попова яулады. Алина Тихомирова һәм Артур Коршунов «Катнаш дуэтларда» 3 нче урын алдылар.

Спортчыларны ярышларга тренер Юлия Белоглазова әзерләде.