Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 12:00 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 12:00 , 27.5 °C
04.05.2026
0
Поделиться
Яр Чаллы мәктәп укучылары Бөтенроссия олимпиадасында призлы урыннар яулады
Яр Чаллы мәктәп укучылары Бөтенроссия олимпиадасында призлы урыннар яулады

Яр Чаллы укучылары Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призёрлар булдылар – ярышлар Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә һәм «Сириус» федераль территориясендә тәмамланды.

«Сириус»та узган астрономия олимпиадасында 57 нче «Притяжение» гимназиясе 11 нче сыйныф укучысы Әмир Зиннатуллин көмеш призёр булды. Аның остазы – Нина Гильманова. Узган ел укучы дипломга бераз гына җитмәгән иде, әлеге сезонда исә тырышлык һәм фәнгә мәхәббәт лаеклы уңыш алып килде.

Мәскәүдә инглиз теле бәйгеләрендә 26 нчы гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Камаль Галимарданов алтын медаль яулады (аны укытучы Наталья Есина әзерләгән); көмеш медальне  А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы Даниил Утробин (аның остазы – Анастасия Радуга) алды.

Мәскәү өлкәсендә сәнгать (дөнья сәнгать мәдәнияте) олимпиадасында 77 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Анна Коровина (педагогы – Татьяна Ахметшина) һәм 57 нче «Притяжение» гимназиясе 11 нче сыйныф укучысы Камил Миндубаев (педагогы – Людмила Шевченко) иң югары бүләккә лаек булдылар.

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы финалының җиңүчеләре һәм призёрлары Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына олимпиада профиленә туры килүче юнәлешләр буенча кертү имтиханнарыннан тыш кабул ителү хокукына ия булалар. Бу – фән, лингвистика, мәдәният, сәнгать белеме, дизайн һәм педагогика өлкәсендә киләчәк карьера өчен бик яхшы башлангыч.