Суббота, 09 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:56 , 10.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:56 , 10.5 °C
06.02.2026
0
Поделиться
Чаллылыларны «Татар теле – туган телем» уенында катнашырга чакыралар

Чаллы укучыларын ел саен уздырыла торган «Татар теле – туган телем» квиз-уенында катнашырга чакыралар. Чараны «Заман» яшьләр үзәге оештыра. Ул Халыкара туган тел көненә багышлана.

Уенда 8-11 сыйныф укучылары катнаша. Чараның максаты – укучыларның татар теле турындагы белемнәрен арттыру, үсеп килүче буынны үз милли мәдәнияте, милли сәнгате белән кызыксындыру, Чаллы шәһәре территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү аша татар телен өйрәнүне популярлаштыру.

Уенның сайлап алу турлары 9-11 февральдә «Орион» яшьләр үзәгендә узачак. Башлана 14:00 сәгатьтә.