Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:56 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:56 , 19.5 °C
20.05.2021
0
Поделиться
Чаллы укучылары Шәһәр Советы депутаты белән шахмат уйнадылар
Чаллы укучылары Шәһәр Советы депутаты белән шахмат уйнадылар
Чаллы укучылары Шәһәр Советы депутаты белән шахмат уйнадылар

38 нче мәктәптә "БЕРДӘМ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге проекты кысаларында шахмат зонасы ачылды. Ачылу тантанасын дүрт еллыгын билгеләп үткән «Бригантина» балалар оешмасының туган көненә багышланды.

Мәктәп ишегалдында тантаналы линейка узды. Кызыл тасманы кисеп, шахмат зонасын Шәһәр Советы депутаты Рөстәм Гайнуллов ачты. Ул балаларга шахмат турнирларының истә калырлык булуын теләде. Шулай ук стенага беркетелә торган магнитлы такта һәм сәгатьле зур шахмат тактасы бүләк итте.

Санаулы минутларда укучылар шахмат өстәлләре артында утырды һәм шахмат уеннары башланды.

Интеллектуаль уенда Рөстәм Гайнуллов та катнашты.