Пятница, 01 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:57 , 5.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:57 , 5.5 °C
16.04.2026
0
Поделиться
Яр Чаллы мәктәп укучылары татар теле буенча олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар булды

Татарстан башкаласында татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада узды, ул Россиянең 30 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 500 катнашучыны җыйды. Быел ярышларның төп темасы бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗаты булды.

Олимпиадада республика һәм төбәкара этапларның җиңүчеләре генә катнашты. Яшь филологлар Габдулла Тукайга һәм Муса Җәлилгә багышланган проектлар яклады, эссе язды, тәрҗемәләр башкарды һәм текстларга анализ ясады.

Яр Чаллы укучылары лаеклы чыгыш ясады. Олимпиада җиңүчесе булып 6 нчы мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Алина Белова танылды (укытучысы — Медведева Резеда Морат кызы). Призерлар — 76 нчы гимназиядән Владислава Захарова, 59 нчы «Адымнар-Чаллы» гимназиясеннән Шамил Зәйнуллин һәм 3 нче мәктәптән Азалия Сыркина.