Июнь аенда Чаллыда җәйге каникуллар вакытында 1120 бала эшкә урнаштырылган, июль аенда - 996 бала. Август аена план буенча 600 урын резервланган инде.
Эшкә урнашачак балаларның хезмәт хакына шәһәр бюджетыннан – 8 млн 300 мең сум, Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан - 5 млн 300 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Яшь чаллылыларны бюджет оешмаларына рәсмиләштерү бара: картон-кәгазь комбинаты, «КАМАЗ» пресс-рама заводы, «Начало», «Чаллы икмәге» һәм башка предприятиеләр.