Пермь шәһәрендә округ Интеллектуаль олимпиадасының финалы башланды. Олимпиада «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында уздырыла. Милли проект Россиянең барлык балалары һәм яшүсмерләре өчен потенциалны максималь дәрәҗәдә ачу мөмкинлеге бирүче тигез шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Финалда Идел буе һәм Урал федераль округларыннан 200дән артык укучы катнаша. Татарстан Республикасы данын төбәк этабының 13 җиңүчесе яклый, шул исәптән Яр Чаллыдан «Кванториум» балалар технопаркы тәрбияләнүчеләре, шулай ук Казан һәм Бөгелмә районы укучылары.
Яр Чаллы вәкилләре төбәк этабында югары нәтиҗәләр күрсәтте: Эмиль Махиянов һәм Самат Зайцев «Инженерлык бурычларын чишү» юнәлешендә җиңү яулады, ә Александр Мироненко һәм Леонид Циденков «Робототехника» буенча икенче урынны алды.
Бу сезонда сайлап алу чараларында 89 меңнән артык бала катнашты – бу узган елга караганда ике тапкыр күбрәк. Ярышлар биш юнәлеш буенча узачак: робототехника, беспилотниклар белән идарә итү һәм программалаштыру, инженерлык бурычларын чишү һәм «Нәрсә? Кайда? Кайчан?».
Җиңүчеләргә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, фирмалы кубок тапшырылачак, шулай ук алар Идел буе федераль округы югары уку йортларына кергәндә Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә өстәмә баллар алачак.