Среда, 20 мая 2026
Һава торышы Хәзер 16:54 , 25.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 16:54 , 25.5 °C
20.12.2021
0
Поделиться
Чаллы шахматчылары чираттагы җиңүләрен яулады

17 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр Түбән Камада сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шахмат, рус һәм халыкара шашкалар буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Яр Чаллы шәһәренең җыелма командасын алты спортчы тәкъдим итте.

Чаллылылар чемпионатта уңышлы чыгыш ясадылар. Беренче урынны Ринат Әһлиуллин яулады, ул шахмат буенча ТР чемпионы булды. Халыкара шашкалары буенча 2 урынны һәм рус шашкалары буенча 3 урынны Рәшит Әмиров алды, бронза медальгә Александр Коренчук лаек булды.