8 сентябрьдә сайлау участокларына тавыш бирергә килгән чаллылыларны фотобәйгесендә катнашырга чакыралар. Бәйге «ВКонтакте» социаль челтәрендә уза.
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Төп приз – автомобиль Lada Vesta.
Моның өчен сайлау участогында фотога төшәргә һәм аларны #ВсейСемьейНаВыборы, #ТатарстанАлга хештеглары белән социаль челтәргә урнаштырырга кирәк.