Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:37 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:37 , 27.5 °C
15.11.2021
0
Поделиться
Чаллы самбочылары ярышларда медальләр яулады
Чаллы самбочылары ярышларда медальләр яулады

«Заман» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы Самбо Федерациясе Кубогына ярыштылар. Ярышлар Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы поселогында узды, спорт чарасында 23 командадан 179 самбочы катнашты. Турнирда «Заман» яшьләр үзәгеннән ике самбочы көч сынашты, алар уңышлы чыгыш ясадылар һәм медальләр яуладылар.

1 урында – Роберт Мөхәммәдиев (71 кг авырлык категориясе), 3 урында – Данил Бабаев (59 кг авырлык категориясе). Спортчылар тренер-укытучы Владимир Тимофеев җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.