Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 13:51 , 26.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 13:51 , 26.5 °C
23.11.2022
0
Поделиться

Чаллы эшмәкәрләре "Тендерны ничек җиңәргә һәм эре заказчылар белән тәэмин итүче булырга?" дип исемләнгән бушлай семинарда катнаштылар. 22 ноябрьдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Корпорация МСП» АҖ тарафыннан эре заказчыларның сатып алуларына кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының үтемлелеген тәэмин итү мәсьәләсе буенча «кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бизнесны һәм көндәшлекне үстерү максатларында бушлай укыту семинары (көндезге-дистанцион форматта) узды.

Чарада катнашучылар эре клиентларның сатып алуларына керү һәм финанс ярдәме алу мәсьәләләрен карадылар. Шулай ук төзелгән килешүгә үзгәрешләр кертү һәм минуска эшләмәү турында сөйләштеләр, сатып алуларда катнашучыларның еш кына очратучы хаталарын билгеләп үттеләр.