Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:55 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:55 , 21.5 °C
24.05.2023
0
Поделиться
Чаллы эшмәкәрләре маркетплейсларда сату буенча фикер алыштылар

ИТ-паркта эшмәкәрлек декадасы кысаларында шәһәр Башкарма комитетының Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе, Чаллы Seller Club ярдәме белән SellerConf бизнес-конференциясе узды.

Сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова чыгыш ясады. Ул шәһәрнең бизнес-берләшмәсе өчен мондый чараларны даими үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм барысына да уңышлар теләде. 

Чара кысаларында спикерлар сату кораллары, төп күрсәткечләрне цифрлаштыру, маркетплейсларда үсеш планнары һәм актуаль товарлар турында сөйләштеләр.

Маркетплейсларда сатучылар клубы әгъзалары эшмәкәргә капитал булдыру һәм товар билгесен теркәү турында фикер алыштылар, шулай ук Uzum маркетплейсында сатуны ничек башларга һәм Кытайдан товарлар сатып алуга ничек чыгарга кирәклелеге турында инструкция алдылар.