Мәскәүдә математика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре игълан ителде. 26 нчы гимназия укучылары призлы урыннар яулап, югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте.
Олимпиада җиңүчесе булып 8 сыйныф укучысы Максим Главатских танылды, ул 9 нчы сыйныфлар зачетында уңышлы чыгыш ясады.
Призерлар статусын гимназиянең дүрт укучысы яулады: 8 сыйныф укучысы Айнур Әфләтунов, ул да 9 нчы сыйныф өчен чыгыш ясады, 9 нчы сыйныф укучысы Ренат Таһиров, шулай ук унберенче сыйныф укучылары Азат Вәлиуллин һәм Данияр Ханов.