Воскресенье, 03 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:37 , 2.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:37 , 2.5 °C
26.03.2026
0
Поделиться
Яр Чаллы спортчылары җиңү яүладылар

Уфада Россиянең атказанган тренеры Николай Данилович Попов истәлегенә багышланган 23 яшькә кадәрге юниорлар һәм юниоркалар арасында Бөтенроссия дзюдо ярышлары тәмамланды. Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә барлыгы Россиянең 23 төбәгеннән 211 катнашучы чыгыш ясады.

90 кг авырлыкта көмеш медальне Павел Заботкин яулады. Спортчы Константин Алексеевич Толмачев җитәкчелегендә эзерләнгән.

100 кг авырлыкта көмеш медальгә Вячеслав Егоров лаек булды, дзюдочыны Андрей Николаевич Бажитов һәм Наил Рамилевич Таһиров әзерләгән.

Җиде авырлык категориясенең һәркайсында җиңүчеләр һәм көмеш призерлар Россия беренчелегенә юлланачак. Турнир апрель уртасында Нальчик шәһәрендә узачак.