Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 14:02 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 14:02 , 27.5 °C
04.05.2026
0
Поделиться
Яр Чаллы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре халыкара робототехника ярышларында җиңү яулады
Яр Чаллы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре халыкара робототехника ярышларында җиңү яулады

Яр Чаллының 98 нче «Планета детства» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Санкт-Петербургта узган «ДЕТалька-2026» халыкара ярышларында призлы урыннарга иреште – команда Россиянең 15 төбәгеннән, Корея һәм Малайзиядән килгән 300 катнашучы арасында Татарстаннан бердәнбер булды.

Ярышлар «Авыл хуҗалыгында роботлар» темасына багышланды. Чараның үзенчәлеге – мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече сыйныф укучыларының катнашуы. Яр Чаллылылар өч проектны команда бәйгеләрендә тәкъдим иттеләр һәм шәхси исәптә чыгыш ясадылар.

Робототехника буенча педагог Ирина Савина һәм тәрбиячеләр әзерләгән өч проект та кече инженерларның җиңүчесе булды. Шәхси исәптә түбәндәгеләр билгеләп үтелде: «Нейротрекинг» категориясендә – Матвей Крупнов (1 урын) һәм Леон Полторацкий (2 урын), «Күңелле ферма» программирование бәйгесендә – Даниил Ленков (2 урын) һәм Кирилл Громов (3 урын), шулай ук «Фермер хуҗалыгы» номинациясендщ Никита Угамзаров (2 урын).

Иҗат категориясендә Олег Телешов, Эмир Халиков, Әмирә Юнусова, Камил Саматов һәм Данис Яхин командасының «Робот Треки в гостях у Бурёнки»  проекты икенче урын алды.  «Робот Треки – птицевод» проекты (Аксинья Маськина, Матвей Крупнов, Никита Угамзаров, Алеся Большакова) «Иң оригиналь идея» номинациясендә беренче урынга лаек булды. Тагын бер алтын медаль – «Иң яхшы конструктив чишелеш» номинациясендә – Ислам Валиуллин, Даниил Ленков, Кирилл Громов, Леон Полторацкий һәм Арина Газизова командасына «Робот Треки и сахарная свёкла» проекты белән бирелде.