Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:28 , 26.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:28 , 26.5 °C
03.08.2023
0
Поделиться
Депутатлар шәһәр бюджетын арттыруны расладылар
Депутатлар шәһәр бюджетын арттыруны расладылар

Бүген «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында шәһәр Советының чираттагы сессиясе булды. Депутатлар 2023 елга шәһәр бюджетына үзгәрешләр керттеләр. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, махсус хәрби операциядәге 837 хәрбинең балаларына яңа уку елына әзерләнергә ярдәм күрсәтеләчәген хәбәр итте. 

Сүз уңаеннан, Яр Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә даими ярдәм күрсәтелә.  Бюджеттагы өстәмә керемнәрнең 24 млн сумы махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын, физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрне мәктәпләрдә бушлай ашату өчен бүлеп бирелде. 

Сессиядә яңа депутатны тәкъдим иттеләр. Ул – Марсель Төхвәтуллин.

Марсель Төхвәтуллин гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләре буенча комиссиядә эшләчәк.