Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:52 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:52 , 20.5 °C
02.05.2024
0
Поделиться
Чаллы депутатлары шәһәр бюджетын раслады
Чаллы депутатлары шәһәр бюджетын раслады

Чаллыда Шәһәр Советы сессиясе узды. Анда  2024 елга бюджетның үзгәртелгән параметрларын расларга тәкъдим ителде.

Шәһәр казнасын 35 процентын кече эшмәкәрләрдән җыелган салымнар тәшкил итә. Хаким аларның шәһәр бюджетында әһәмиятен ассызыклады. 

«Соңгы елларда бюджет үтәлеше динамикасы республикада да, Яр Чаллы шәһәрендә дә икътисадның уңай үсеше турында сөйли. Чыгымнарның төп өлеше – икътисади структурада 64% хезмәт хакы түләүгә туры килә», - диде Светлана Мулюкова.