Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 16:37 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 16:37 , 27.5 °C
11.04.2022
0
Поделиться
Чаллы депутатлары фашист концлагерьлары тоткыннарында булдылар
Чаллы депутатлары фашист концлагерьлары тоткыннарында булдылар

11 апрельдә илебез Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көнен билгеләп үтә.  Бүгенге көндә Комсомол районында 9 тоткын – Бөек Ватан сугышы ветераннары яши.

Истәлекле дата көнендә ветераннарны яшәү урыны буенча Шәһәр Советы депутатлары, Комсомол районы хакимияте, ТИҮ рәисләре котладылар.

Шәһәр Советы депутатлары Альберт Петров, Рубин Бадиков, Әлфинур Галиәкбәрова, Таһир Сөнгатуллин, Ленар Сәлахов, Сергей Хлебников, Евгений Залогин ветераннарга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр, аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Шулай ук әлеге истәлекле датага багышлап районның мәгариф учреждениеләрендә яшь буында милли бердәмлекне, экстремистик карашларга каршы торуны тәрбияләү максатыннан чаралар үткәрелде.