Хәрби хезмәткәрләр мәктәп футбол лигасының яшь спортчыларына яна форма тапшырдылар, балалар белән аралаштылар һәм аларга җиңүләр теләделщр. Яңа капкачы формасын «Зубры-35» һәм «Дельфины-84» командалары алды. Исегезгә төшерәбез, сигезенче сезонда футбол буенча шәһәрнең иң көчле командалары исеме өчен 39 мәктәп командасы көрәшә.
Проект шәһәр мэры Наил Мәһдиев ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Проектның координаторы – Үзәк район башлыгы, мәктәп футбол лигасы президенты Эдуард Фаттахов. Турнир яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге, мәгариф идарәсе, яшьләр белән эшләре идарәсе һәм физик культура һәм спорт идарәсе ярдәмендә уза.