Суббота, 02 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:18 , 6.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:18 , 6.5 °C
29.03.2026
0
Поделиться
Яр Чаллы волейбол командасы Идел буе федераль округы чемпионаты җиңүчесе булды

Саранск шәһәрендә узган финал уеннары йомгаклары буенча, Яр Чаллының «Союз-СШ 11» хатын-кызлар командасы 2025-2026 еллар сезоны өчен волейбол буенча Россия I лигасы чемпионы — Идел буе федераль округы (ИФО) Чемпионаты титулын яулады. Команда баш тренер Александр Акимкин җитәкчелегендә чыгыш ясый.

Әлеге сезонда чемпионатта 14 хатын-кызлар волейбол командасы катнашты. Турнирның финал стадиясе ике этаптан торды. Чемпионлык титулы өчен дүрт иң көчле коллектив көрәште, уеннар әйләнә системасы буенча узды. Финал сериясендә Чаллы спортчыларының көндәшләре Саранск, Уфа һәм Яңа Чабаксардан килгән командалар булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Волейбол Федерациясе вице-президенты һәм «Союз-регион» компанияләр төркеме генераль директоры Андрей Ляпунов турнир нәтиҗәләренә шәрехләмә бирде: «Нибары ике ел эчендә безнең команда искиткеч нәтиҗәгә иреште — без хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Россия Чемпионаты — ИФО Чемпионаты җиңүчеләре булдык. Бу гади генә җиңү түгел, бу тырышлыкның һәм команда рухының нәтиҗәсе. Команданы, тренерлар составын һәм бу Җиңүгә катнашы булган һәркемне котлыйм».

«Союз-СШ 11» спорт коллективының эшчәнлеге һәм үсеше Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән, шулай ук команданың рәсми партнерлары: «Союз-регион» компанияләр төркеме һәм «Чаллы икмәге» компаниясе (директоры Эдуард Юнусов) ярдәмендә тормышка ашырыла.