Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:42 , 26.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:42 , 26.5 °C
05.08.2022
0
Поделиться
Чаллының " Домкор Индустрия» төзелеш компаниясе 50 еллык юбилеен билгеләп үтә

«Домкор Индустрия» предприятиесенең юбилее уңаеннан тантаналы чара «Энергетик»мәдәният сараенда узды. Анда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.

««Бүген ярты миллионлык шәһәребездә зур бәйрәм. Без легендар предприятиенең юбилеен билгеләп үтәбез. Ул ничек кенә аталмасын: КПД-240, ДСК, «Домкор Индустрия», 50 ел дәвамында коллектив кешеләрнең уңайлы шартларда яшәү өчен көч һәм хезмәт куя.

Кайвакыт  Яр Чаллыны – автомобиль төзүчеләр шәһәре дип әйтәләр, тик башта төзүчеләр, аннары автомобиль төзүчеләр барлыкка килгән. Төзүчеләрдән башка завод, торак, социаль-мәдәни инфраструктура объектлары: мәктәпләр, мәдәният йортлары, балалар бакчалары булмас иде. Бу объектларның барысына да «Домкор Индустрия» коллективы үз өлешен кертте», - диде шәһәр мэры.

Хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.