Юрий Вишневский һәм Элеонора Гайнуллина Санкт-Петербургта үткәрелгән коляскаларда бию буенча 2021 елгы Россия чемпионатында алтын медальләр яуладылар. Быел биредә илнең 19 төбәгеннән 100 спортчы катнашты.
Яр Чаллы спортчылары «комби» рейтингында парлар арасында «алтын»га чыгыш ясадылар, ә ирекле программада көмеш медальгә лаек дип табылдылар.