Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 13:25 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 13:25 , 28.5 °C
10.04.2021
0
Поделиться
Яр Чаллының КВН командасы республика фестиваленең Гран-приен яулады

Казанда Татарстан - 2021 КВН командалары Республика телевизион фестиваленең гала-концерты булды. Анда республиканың төрле почмакларыннан 30 команда катнашты, алар арасында Яр Чаллы КВН лигалары командалары вәкилләре дә бар иде. «Марсель Сәгыйдуллин исемендәгеТорпедо»,«Ингеборга Дапкунайте», «Бруклин», шулай ук «Кама» лигасы ярымфиналистлары «Культуралы кешеләр» командасы.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча чаллылылар түбәндәге номинацияләрдә җиңделәр:

«Иң яхшы номер» - «Марсель Сәгыйдуллин исемендәгеТорпедо»

«Иң яхшы актриса» - «Культуралы кешеләр» КВН командасыннан Алина

2 урын - «Культуралы кешеләр»

1 урын - «Аерма юк», Казан аграр университеты

Фестивальнең Гран-приен «Ингеборга Дапкунайте» КВН командасы алды.