Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 12:31 , 29.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 12:31 , 29.5 °C
07.03.2023
0
Поделиться
«Ел хатын-кызы. Хатын – кыз күзлегеннән «Ел ир-аты» республика бәйгесенә йомгак ясалды
«Ел хатын-кызы. Хатын – кыз күзлегеннән «Ел ир-аты» республика бәйгесенә йомгак ясалды

Бүген республика җитәкчелеге 8 март бәйрәме уңаеннан җөмһүриятебез хатын-кызларын кабул итте. Яр Чаллыдан әлеге тантаналы чарада төрле өлкәләрдә эшләүче хатын-кызлар, шул исәптән «Ел хатын-кызы. Хатын – кыз күзлегеннән «Ел ир-аты» республика бәйгесенең төрле номинацияләрендә җиңүчеләр катнашты.

«Хатын-кыз ана» номинациясе җиңүчесе – Светлана Рогова (Тукай районы);

«Хатын-кыз – мәдәният» номинациясендә җиңүчеләр –   Резидә Гарипова (Тукай районы), Елена Каширская (Яр Чаллы), Лидия Петрова (Яр Чаллы);

«Һөнәрем – язмышым» номинациясе җиңүчеләре – Илмира Хәмәдуллина (Яр Чаллы), Айгөл Шабакаева (Тукай районы);

«Хатын-кыз – лидер» номинациясе җиңүчеләре – Гөлнара Гарифуллина (Тукай районы), Любовь Паньшина (Яр Чаллы);

«Хатын-кыз – эшмәкәр» номинациясендә җиңүче Лариса Черепанова (Яр Чаллы);

«Хатын-кыз – ел үрнәге» номинациясе җиңүчеләре – Юлия Кукаркина (Яр Чаллы), Ләйсан Шамилова (Тукай районы).

Бәйрәм чарасы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үтте. Талантлы артистлар, иҗат коллевтилары гүзәл затларыбызга җыр-биюләрен бүләк итте. Тамашачылар каршында «Тормыш ул – мәхәббәт» номеры белән Яр Чаллының Юлия Кукарина җитәкчелегендәге «Бусинки» вокаль ансамбле дә чыгыш ясады.