Четверг, 21 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:43 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:43 , 22.5 °C
13.03.2023
0
Поделиться
Яр Чаллы кызлар командасы волейбол буенча турнирда катнашты

Җиңү паркында Яр Чаллы шәһәренең волейбол федерациясе Кубогына карда волейбол буенча хатын-кызлар турниры узды. Ярышта Яр Чаллы, Казан һәм Түбән Кама командалары катнашты.

Командалар ике группага бүленеп өч уен уздырдылар. Нәтиҗәдә турнирда Түбән Кама “Снежки” командасы җиңде. Икенче урынны Яр Чаллы “Снежинки” командасы яулады, өченче урында “Снегурочки” Яр Чаллы командасы.