Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 00:53 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 00:53 , 19.5 °C
09.11.2022
0
Поделиться
Чаллыда яшәүче ханым спорт мастеры нормативын үтәде

5 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә пауэрлифтинг һәм спортның көч төрләре буенча Евразия Ачык Чемпионаты узды. Турнирда 38 спортчы катнашты. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе спортчыларыннан тыш, үз көчләрен күрсәтергә Мәскәү, Яр Чаллы, Новосибирск, Әстерхан, Барнаул, Томск, Белокуриха, Уссурия шәһәрләреннән дә катнашучылар килде. Үз илләренең спорт данын якларга Казахстан һәм Таҗикстаннан катнашучылары да килгән иде. 6 ноябрьдә төбәк, ил, Азия, Европа һәм дөнья рекордлары куелды.

Яр Чаллы шәһәрен ярышларда терәк-хәрәкәт аппараты зыян күргән спортчы-инвалид Гөлназ Гыйлметдинова тәкъдим итте. Санкт-Петербургта узган Европа чемпионатында ул «Хаб» номинациясендә армлифтинге буенча спорт мастеры нормативын үтәде.