Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 12:09 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 12:09 , 27.5 °C
12.09.2022
0
Поделиться
Чаллы кызы балалар берләшмәләренең иң яхшы активистлары арасында
Чаллы кызы балалар берләшмәләренең иң яхшы активистлары арасында

9 сентябрьдә Казанда «XXI гасыр лидеры» — «Большая перемена» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналы җиңүчеләрен, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен бүләкләү булды. Өч көн эчендә катнашучылар төрле спикерлар белән очраштылар, тестлар үткәрделәр, кейслар чиштеләр һәм проектлар эшләделәр.

500 катнашучының 20се генә абсолют җиңүче һәм махсус номинацияләр иясе булды. Татарстан Республикасы делегациясеннән призерлар арасына 3 катнашучы, шул исәптән Чаллы кызы, «Орион» үзәгендә тәрбияләнүче, «Балачак инициаторлары» активисты, «35 нче урта мәктәп» укучысы Виктория Андрианова керде. Ул махсус номинациягә, шулай ук Татарстан Республикасы президенты премиясенә лаек булды.