Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:40 , 17.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:40 , 17.5 °C
08.06.2023
0
Поделиться
Чаллы егете "Электротранспорт"ны тәкъдим итте һәм беренче урынны алды

Чаллы укучысы Санкт-Петербургта узган "ТРАНСПОРТ: киләчәк!" беренче Бөтенроссия балалар фестивале призеры булды.

Фестивальнең «Хезмәт династияләре» номинациясендә беренче урынны Яр Чаллыдан Тимур Хаҗипов алды. Ул «Электротранспорт» ҖЧҖнең эксплуатация бүлеге башлыгы урынбасары династиясе вәкиле. Финалга шулай ук Чаллы предприятиесеннән Карачёвлар гаилә династиясе дә үтте.

Барлык финалистлар өчен Санкт-Петербург буенча экскурсия оештырылды, аларга Ф. А. Пироцкий ис Нева электр транспорты заводын күрсәттеләр. Балалар җитештерү процессын өйрәнделәр, яңа трамвайларның махсус климат камерасында сынаулар узуын карадылар. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алды.