Сочи шәһәрендә "Көньяк Спорт" федераль көрәш үзәге базасында батутта сикерү буенча Россия чемпионаты узды. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 700 гә якын спортчы катнашты.
Индивидуаль зачетта спорт мастеры программасы буенча 1 нче урынны Кирилл Козлов яулады. Спортчы Диана Тимеркаева һәм Дарья Баклушина җитәкчелегендә шөгыльләнә.