Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:17 , 29.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:17 , 29.5 °C
13.10.2022
0
Поделиться
81 яшьлек чаллылының күзләрен дәвалау нәтиҗә бирә
81 яшьлек чаллылының күзләрен дәвалау нәтиҗә бирә

Исмәгыйль Төхфәтуллинга 81 яшь һәм ул хәзер генә чын-чынлап күрә башлауның ни икәнлеген аңлый. Рәхмәт сүзләре белән ул үзенең дәвалаучы табибы Николай Михайловка мөрәҗәгать итте: "Мин 60 елдан артык калын пыялалы күзлек киеп йөрдем һәм күрүем кире кайтыр дип өметләнмәгән идем инде. Хәзер аңлыйм, табибның алтын куллары могҗиза кылды. Бик зур рәхмәт!",- дип шатланып сөйләде пациент. Николай Владимирович чаллылының ике күзенә дә катаракта факоэмульсификация үткәрелүе турында сөйләде.

Бүген Бөтендөнья күрү көне һәм шуны билгеләп үтәргә кирәк, ел саен 5нче шәһәр хастаханәсенең офтальмология бүлеге табиблары 800дән артык операция ясыйлар, шулар ярдәмендә Татарстан Республикасы һәм Чаллы халкы яңадан күрә башлау бәхетенә ирешә.