Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 06:48 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 06:48 , 19.5 °C
19.03.2022
0
Поделиться
Яр Чаллы студенты таможня эше буенча олимпиада призеры булды

Кичә Самарада Идел буе федераль округында "таможня эше" белгечлеге буенча Бөтенроссия студентлар олимпиадасының II этабына нәтиҗәләр ясалды. "Ситуацион бурычларны хәл итү" номинациясендә III урынны КФУ Яр Чаллы институтының 5 курс студенты Макар Монахов яулады. Ул һәм олимпиаданың калган призерлары Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Валерий Фомичевтан мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Сүз уңаенда, Макар Яр Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасында җитештерү практикасын уза.