Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 04:15 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 04:15 , 19.5 °C
09.08.2023
0
Поделиться
Шәһәр мэриясе бинасындагы сәгать "Мин Чаллыны яратам" дигән язуны трансляцияли

Интерактив такта вакытны, датаны, һава температурасын һәм хәзер "Мин Чаллыны яратам" язуын да күрсәтә. Текст Шәһәр көне алдыннан барлыкка килде. Ул иртәгә, 10 августта билгеләп үтеләчәк.

Бу көнне шәһәрнең өч районында күп санлы чаралар һәм активлыклар планлаштырылган. Әйтик, бүген Чаллының Энтузиастлар бульварында шәһәр көненә багышланган концерт булачак. "Яшәргә теләгән шәһәр" дип исемләнгән бәйрәм программасы 16:30да башланачак. Керү ирекле.

Шәһәр халкын һәм кунакларын ТРның атказанган артисты Илгиз Мортазин, "Рассвет" бию клубы, "MiMiMi" балалар шоу-төркеме, "Лаймс" һәм "Лиза" төркемнәре, шулай ук шәһәрнең соло башкаручылары чыгышлары көтә.