Вәсилә Шәрәфетдинова өч бала үстергән, алты оныгы һәм биш оныкчыгы бар.
Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Вәсилә Шәрәфетдиновага 95 яшь тулды. Аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм Чаллы хакиме Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләр тапшырылды.