Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 14:49 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 14:49 , 28.5 °C
28.09.2021
0
Поделиться
Яшь Ленинчылар бульвары югары әзерлек дәрәҗәсендә
Яшь Ленинчылар бульвары югары әзерлек дәрәҗәсендә
Яшь Ленинчылар бульвары югары әзерлек дәрәҗәсендә

Яшь Ленинчылар бульварын төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша. Бу көннәрдә төзүчеләр соңгы элементларны урнаштыралар, шул исәптән кече архитектура формаларын да.

Исегезгә төшерәбез, республика программасы буенча җәмәгать киңлекләрен реконструкцияләүгә 150 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Бульварны төзекләндерүнең беренче чираты узган ел башкарылган иде. Территориядә җәяүле юллары, яктырту чыганаклары барлыкка килде.

Ял итү зонасында гамаклар урнаштырдылар. Проект буенча бульвар микрорайонда яшәүчеләрне җәлеп итү ноктасы булып урам китапханәсе һәм амфитеатр торачак.