«Шәһәр маршрутларында зур сыйдырышлы автобуслар кертү буенча шәһәр җитәкчелегенең планлы эше пассажирлар йөртү өчен куркынычсызрак шартлар тудыруга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте Радий Кадиков.
2023 елның узган чорында Яр Чаллы шәһәре территориясендә автобус йөртүчеләр гаебе белән 26 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 33 кеше имгәнде.