Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 19:19 , 24.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:19 , 24.5 °C
12.02.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда өч меңнән артык кеше шәһәрне кардан чистартырга чыкты

Бүген шәһәрне кардан чистартырга өч меңнән артык Чаллы кешесе чыкты. Идарәче компанияләр, шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, Шәһәр Советы депутатлары, студентлар, мәктәп укучылары сквер һәм бульварлар, йорт яны һәм мәктәп яны территорияләрен, балалар бакчалары һәм кибетләр янындагы тротуарларны, тукталыш павильоннары янындагы мәйданчыкларны чистарттылар. Шәһәрнең барлык өч районында 24 км чамасы тротуар кардан чистартылды.  

Төзүчеләр бульварында 18 нче мәктәп янындагы тротуарны активистлар һәм ТИҮ рәисе, мәктәп укучылары, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов чистарттылар.

Җәмәгать киңлекләрендә – Азатлык мәйданында һәм Ф.Табиев исемендәге Яр буенда Башкарма комитет хезмәткәрләре эшләде.

Укучылар һәм студентлар уку йортларына алып баручы тротуарларны һәм юлларны чистартырга булыштылар.