Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 12:34 , 29.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 12:34 , 29.5 °C
17.02.2025
0
Поделиться
Чаллыда яңа һөнәргә өйрәтәләр

Чаллыда «Пульста» дип исемләнгән проект бар. Аның кысаларында шәһәрдәшләрне өйдә, урамда һәм җәмәгать урыннарында мохтаҗ кешегә беренче ярдәм күрсәтергә укыталар.

Практик дәресләрдә йөрәк-үпкә реанимациясенә, кан агуны туктатырга, сулыш алу юлларыннан әйберләрне чыгарырга өйрәтәләр. Дәресләрне медицина көллияте укытучылары һәм «Волонтерлар-медиклар» отряды студентлары үткәрә. Барлыгы 200 кеше белем алды.