Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:07 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:07 , 21.5 °C
14.01.2022
0
Поделиться
«Автомобиль юллары предприятиесе» МУПның 110 берәмлектән артык махсус техникасы Яр Чаллы юлларын чистарта

Яр Чаллыда урамнарны кардан чистарталар. Көн саен «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП көче белән магистраль юлларны һәм тротуарларны чистартуга 110 берәмлектән артык техника һәм 80 юл эшчесе чыгарыла. Квартал эчендәге юлларны һәм тротуарларны чистарту өчен җаваплы идарәче компанияләр тарафыннан көн саен 70тән артык махсус техника һәм 1100дән артык ишегалды җыештыручы чыгарыла.

Һава шартларын истә тотып, магистраль, квартал эчендәге һәм йорт яны автомобиль юлларын һәм җәяүлеләр тротуарларын, ишегалларын чистарту өчен җаваплы оешмаларга махсус техника ярдәмендә вакытында чистарту турында йөкләмә бирелде.

Шәһәр территориясен кардан чистарту буенча эш алып барыла һәм дәвам итәчәк. Әлеге мәсьәлә даими контрольдә тора.