28 майдан Яр Чаллыда «Хатын-кызлар эшмәкәрлеге» дигән бушлай уку курсы старт ала. Программа Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнгән. Аның кысаларында җиде көндезге дәрес узачак, тәҗрибәле эшмәкәр хатын-кызлар остазлыгы астында эшләү, бизнес-иртәнге аш, онлайн-порталга керү планлаштырыла, дәүләт үрнәгендәге диплом биреләчәк.
Теркәлү өчен сылтама: http://bizwoman16.ru.
Белем бирү программасы түләүсез гамәлгә ашырыла, аны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең «Минем бизнес» үзәге.