Яр
Чаллы китапханәләре шәһәр халкын һәм
кунакларын иртәгә 10:00дән 17:00 сәгатькә кадәр «Әйдәгез танышыйк!» дип исемләнгән китапханә көнендә катнашырга чакыра. Чара
шәһәрнең барлык китапханәләрендә дә
узачак.
Кунаклар өчен зур мәдәни-агарту программасы әзерләнгән: китапханә заллары һәм фондлары буенча танышу экскурсияләре; иҗади мастер-класслар һәм кызыклы шәхесләр белән очрашулар; әдәби викториналар һәм конкурслар; заманча һәм классик әдәбият яңалыкларын тәкъдир итү.