Бу спорт командасы шәһәр һәм республиканың спорт тарихында уникаль булып тора. Ул 2013 елда оешкан, команда составында 10 спортчы җиде ир - ат һәм өч хатын-кыз уйный. Безнең команда бөтенроссия һәм региональ ярышларда катнаша, югары нәтиҗәләргә ирешә.
Бүген спортчыларга тапшырылган спорт формалары Евгений Ивлевның шәхси акчасына тегелгән. Спортчылар шәһәр мэрына, депутатларга, эшмәкәрләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.