24 июньдә автобус шәһәр урамнары буенча узачак: Мәскәү проспектыннан алып Г.Тукай исемендәге Яр буена, алга таба Тынычлык проспекты буенча, Җиңү паркына кадәр - Азатлык мәйданында тукталыш белән.
Тур кысаларында шәһәрнең җәмәгать урыннарында тукталышлар планлаштырылган, брендлы ике катлы автобус янында истәлекле фото төшерү мөмкинлеге булачак, ә бәлки анда йөреп килергә дә мөмкинлек чыгар.
Автобуста Dj Vasilii уйнаячак, фото һәм видеооператорлар эшләячәк.Чара 2023 елгы Яшьләр көненә багышланган бәйрәм программасы кысаларында планлаштырылган.