Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 20:57 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 20:57 , 22.5 °C
03.11.2021
0
Поделиться
«Гармоника-квартет» гармунчылар ансамбле «Халык сәнгате йолдызлары. Балалар» Бөтенроссия фестиваленең гала-концертында

Илнең төрле почмакларыннан килгән яшь башкаручылар Россия төбәкләренең милли мәдәниятләре һәм халык иҗаты жанрларының күптөрлелеген тәкъдим иттеләр: традицион биюләр һәм җырлар, инструменталь уеннар, җырларның уникаль үрнәкләре.

«Йолдызлар» белән бергә сәхнәдә танылган башкаручылар чыгыш ясады: Виктор Зинчук, Марина Девятова, М.Е. Пятницкий исемендәге Дәүләт академия рус халык хоры, «После 11» төркеме һәм башка музыкантлар.

«Гармоника-квартет» ансамбле Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасының мәдәни тормышында актив катнаша. Квартет Игорь Лерман Камера оркестры, Владимир Завьялов җитәкчелегендәге «Визит» Джаз-оркестры, Яр Чаллы сәнгать көллиятенең Халык уен кораллары оркестры концертларында, Рөстәм Абязовның Камера оркестры белән «Звёзды из завтра» Яшь музыкантлар өчен республика иҗади программасында даими катнаша.