Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:28 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:28 , 27.5 °C
01.07.2021
0
Поделиться
Әлфия Когогина волонтерлар белән бергә хайваннар өчен приютта
Әлфия Когогина волонтерлар белән бергә хайваннар өчен приютта

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «Игелекле эшләр лигасы» волонтерлары белән бергә Яр Чаллыда «Азира» хайваннар приютында булды.

«Чаллы волонтерларынаафәрин! Приютка гел киләләр, булышалар, азык сатып алалар, этләр белән урамга йөрергә чыгалар, ә бу юлы аларга мин дә кушылдым. Минем өчен приютны оештыручылар белән очрашу, борчыган мәсьәләләрен тыңлау, алдагы планнарын ишетү мөһим иде.  Приют мөһим иҗтимагый функция башкара – сукбай хайваннарны тоту. Мондый иҗтимагый эшмәкәрлеккә шәһәр җитәкчелеге тарафыннан ярдәм күрсәтелергә тиеш. Минем фикеремчә, федераль дәрәҗәдә дә төбәкләрдә хайваннар өчен приютлар төзү һәм аларны карап тоту өчен ярдәм итәрлек программа булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Әлфия Когогина.